Яшел табигатьтә кунакта (6+)

16 март көнне 15 нче санлы китапханә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Яшел табигать патшалыгы» дигән экологик-танып белү уены үткәрде.

IMG_20210316_095231
IMG_20210316_114702
IMG_20210316_101920
IMG_20210316_114850
IMG_20210316_102710

Балаларны күбәләк костюмындагы алып баручы каршы алды. Ул әлеге бөҗәкләрнең килеп чыгуы турында риваятьне сөйләде һәм укучыларның табигатьне ни дәрәҗәдә яхшы белүе һәм яратуын тикшерде. Бу эштә аңа «Урман табышмаклары» викторинасы һәм «Чит-ятны тап» уены булышты. Балалар тәкъдим ителгән биремнәрне чишеп кенә калмады, ә агачлар, кошлар һәм бөҗәкләр турында кызыклы мәгълүматлар да алды. «Шикаятьләр почтасы» бәйге-уены һәм «Урман почтасы» бәйгесе шартлары буенча барысы да хайваннарның исеме куелмаган зарланып язган хатларын сәнгатьле итеп укырга һәм авторын белергә тиеш булды.  
Укучыларга кунакка Урман феясы килде. Ул балаларның урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белемнәрен сынап карады. «Мин урманга килсәм» һәм «Кагыйдәне искә төшер – җөмләне тәмамла» уеннары Урман феясын каршында чын табигать белгечләре һәм аны сөючеләр басып торуына инандырды. Балаларга «Тере оригами» бәйгесе бик ошады, анда алар үзлектән кәгазьдән эт ясадылар.  
Уен «Эколята – защитники природы» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: